Тантана бүген «Торатау» Конгресс-холлында 19.00 сәгатьтә башланды. Тиешле бүләкләрне милли, этник, социаль һәм мотивацион кино белән бәйле номинацияләрдә җиңүчеләр алачак.
Исегезгә төшерәбез: өч көн дәвамында «Родина» кинотеатрында 18 илдән 49 фильм күрсәтелде. Конкурс программасында Австралия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Һиндстан, Кытай, Мьянма, Индонезия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Литва, Непал, Молдова, Руанда, Үзбәкстан, Франция, Көньяк Корея фильмнары тәкъдим ителде.