IV Халыкара «Көмеш Акбузат» кинофестиваленең иң бай көннәренең берсе бүген - Русия киносы көнендә булачак.
10.30 сәгатьтә Башкортстан Опера һәм балет театрында кинофестиваль кунаклары һәм йолдызлары катнашлыгында "түгәрәк өстәл" уза.
Анда Кшиштоф Занусси (Польша), Ходжакули Нарлиев (Төркмәнстан-Русия), Шухрат Мәхмудов (Үзбәкстан), Рөстәм Абдрашов (Казахстан), Адил Азай (Азәрбайҗан), Гөлбара Толомушова (Кыргызстан), Фәрит Габитов (Башкортстан), Рушанна Бабич (Башкортстан), Баир Дышенов (Бурятия), Арсен Аракелян (Әрмәнстан) катнашачак. Биредә милли киноны үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышу була.
14.00 сәгатьтә "Арт-Квадрат" үзәгендә актер Александр Головин («Кадетство " сериалы) белән иҗади очрашу планлаштырылган.
15.30 сәгатьтә шунда ук Польша режиссеры Кшиштоф Занусси белән иҗади очрашу узачак.
18.00 сәгатьтә "йолдызлар" Конгресс-холлга кызыл келәмнән узачак. Бу бинада 19.00 сәгатьтә ябылу тантанасы һәм "Көмеш Акбузат"та җиңүчеләрне бүләкләү планлаштырылган. Шунда ук 1 миллион сумлык Гран-прины кем алуы билгеле булачак.
18.00 сәгатьтән башлап Уфа амфитеатрында танылган фильмнардан саундтреклардан Русия киносы көненә багышланган "Симфония төне" оештырыла. Ачык һавада танылган артистлар чыгыш ясаячак, ә 20 сәгатьтән мәйданчыкка Башкортстанның Милли симфоник оркестры коллективы хуҗа булачак. Оркестр белән Зур театрдан (Мәскәү) Дмитрий Крюков дирижерлык итәчәк.
Кинофестиваль һәм "Симфония төне" 22.00 сәгатьтә фейерверк белән тәмамланачак.