+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 август 2019, 12:32

София Ротару улын 11 айдан тапкан

Хатын-кызга бераз гына хәйләкәр дә булырга кирәк шул. Югыйсә, ирләргә ышанып торсаң, баласыз да калырга мөмкинсең.

Хатын-кызга бераз гына хәйләкәр дә булырга кирәк шул. Югыйсә, ирләргә ышанып торсаң, баласыз да калырга мөмкинсең.
Әнә яраткан җырчыбыз София Ротару да вакытында ирен "утыртып куйган".
Анатолий Евдокименко күптән мәрхүм инде. Аларның уллары Руслан үзе дә - ике бала атасы. Ә менә шушы баланың тумый да калу ихтималлыгы булган.
- Ирем балабыз булуын теләмәде. Чөнки һәрвакыт гастрольдәбез, өйдә торганыбыз юк. Ә бала сөясе килә. Шулай бервакыт иремне авырлымын, дип алдадым. Шуннан ул тынычланды. Һәм төгәл 11 айдан улыбыз туды.
Мин улымны бик билгеле булмаган чагымда алып кайттым. Соңыннан эш графигыбыз үтә дә тыгыз булды, гастрольләрдән кайтып кермәдек. Бала табуны соңракка калдыра килсәм, бүгенге көнем ничек булыр иде икән, уйларга да куркам, - ди җырчы, хатирәләргә бирелеп.
Читайте нас