+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 август 2019, 06:37

46 яшьлек актриса балага узган

Моны бик кыю адым дип атыйлар.

Моны бик кыю адым дип атыйлар.
46 яшьлек Мария Миронова икенче балага узган. Бу яңалыкны актриса фанатлар белән шәхсән үзе уртаклашты.
Әлеге көндә ул Грециядә ял итә һәм шуның турында Инстаграм социаль челтәрендә бик теләп сөйли. Шул арада ул үзенең корсагын күрсәтеп ала һәм соңыннан шатлыклы хәбәр белән пост урнаштыра, дип яза "Сәхнә".
Фото астында, булачак әнине котлап, комментарийлар калдырганнар: "Сәламәтлек сезгә һәм балагызга! Бу - искиткеч хисләр. Бәхет сезгә! Аллаһ сакласын Сезне", "Мари, мин шатлыгымнан сулый да алмыйм! Нинди шәп яңалык!", "Ходай могҗизасы, ә сез - бары кыю һәм бәхетле хатын кыз, күренә!".
Актрисаның кыюлыгы, чыннан да, таң калдыра, чөнки 45 яшьтән соң бала табарга һәр хатын-кыз да тәвәккәлли алмый.
Искәртеп узабыз: актрисаның бизнесмен Игорь Удаловтан өлкән улы бар инде. 27 яшьлек егет әнисе һәм дәү әтисе (совет актеры Андрей Миронов) эзеннән китәргә һәм тормышын сәхнә белән бәйләргә булган.
Читайте нас