24-27 августта Уфада Халыкара кинофестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
Аның тәүге көнендә “Родина” кинотеатрында дөнья кинокартиналары күрсәтелә башлады, алар арасында премьералар да булды. Кинофестивальне тантаналы ачу алдыннан мөхтәрәм кунаклар, жюри һәм “Көмеш Акбузат”та катнашучылар фотокамералар уты гөлтләве астында кызыл келәмнән уздылар. Шулай итеп, башкала халкы һәм кунаклары танылган кино эшлеклеләрен якыннан күрә алды.
Хөрмәтле кунаклар – танылган кинорежиссер, сценарист, продюсер Кшиштоф Занусси (Польша), продюсер Бәйрәм Бәйрәммөхәммәтов (Төркия), Русия Кинематографиячеләре берлеге рәисенең беренче урынбасары Николай Бородачев, Санкт-Петербург Дәүләт кино һәм телевидение институтының киновидеоаппаратура кафедрасы профессоры Галина Тихомирова, “Татаркино” директоры, продюсер, сценарист Миләүшә Айтуганова, кинорежиссер, сценарист, актер һәм кинооператор Ходжакули Нарлиев, театр һәм кино актрисасы, сценарист, СССРның халык артисты Мая-Гүзәл Аймедова (Төрекмәнстан), танылган продюсер, актер Асенов Арман Турсун улу (Казахстан), сценарист, кинорежиссер Айдар Акманов (Мәскәү), театр һәм балет актрисасы Сюзан Мери (Испания), театр һәм кино актрисасы, сценарист, язучы Татьяна Бронзова (Мәскәү), танылган кино тәнкыйтьчесе, киновед Гөлбара Толомушова (Кыргызстан), продюсер Екатерина Бабалова, танылган совет һәм кино актеры, Русиянең халык артисты Борис Щербаков, Русиянең атказанган артисты Даниил Спиваковский, Русия Федерациясенең атказанган артисты, театр һәм кино актрисасы Анастасия Макеева, “Великолепный век” сериалы “йолдызы” Селим Бәйрактар (Төркия).
Кинофестивальнең иң бай программасы Русия киносы көнендә булды. Ул Башкортстан Опера һәм балет театрында кинофестиваль кунаклары һәм йолдызлары катнашлыгында “түгәрәк өстәл” белән башланды. Биредә милли киноны үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Соңрак “Арт-Квадрат” үзәгендә актер Александр Головин (“Кадетство” сериалы) һәм Польша режиссеры Кшиштоф Занусси белән иҗади очрашулар узды.
Ә кичен “йолдызлар” “Торатау” Конгресс-холлында кызыл келәмнән узды. Шунда ук чараның ябылу тантанасы һәм “Көмеш Акбузат”та җиңүчеләрне бүләкләү булды, Гран-при иясенең исеме аталды.
Режиссер Любовь Борисовага “Минем кояш баемый” (Саха-Якутия) дигән дебют фильмы өчен мифик канатлы ат статуэткасы һәм бер миллион сумлык сертификат тапшырылды. Төп бүләкне жюри рәисе, театр һәм кино артисты, телетапшырулар алып баручы, РСФСРның халык артисты Сергей Шәкүров тапшырды.
Фильм, шулай ук, “Социаль һәм мотивацион кино” номинациясендә тулы метражлы иң яхшы уен фильмы дип танылды. Комедия элементларына бай якты драма Николай Лугиновның “Таш борын” повесте мотивлары буенча төшерелгән.
Ул дебют актерлык эше белән дә үзенчәлекле — төп рольне профессиональ булмаган актер, 73 яшьлек Степан Петров башкарды. Гомере буе ул авылда яши, шофер булып эшли. Әгәр элек актер халык театрында гына уйнаса, хәзер, 70 яшьтән соң, чын “йолдызга” әверелде. Әлегә аның иҗат багажында нибары ике фильм бар.
Фестивальне ябу тантанасыннан соң Уфа амфитеатрында танылган фильмнардан саундтреклардан Русия киносы көненә багышланган “Симфония төне” оештырылды. Ачык һавада танылган артистлар, Башкортстанның Милли симфоник оркестры чыгыш ясады. Оркестр белән Зур театрдан (Мәскәү) Дмитрий Крюков дирижерлык итте.
Кинофестиваль һәм “Симфония төне” фейерверк белән тәмамланды.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында “Көмеш Акбузат” IV халыкара кинофестиваленең ябылу тантанасы “Мәдәният.рф” порталындагы туры эфирда күрсәтелде. Илнең төп мәдәни платформасында аны күрсәтү “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Санлы мәдәният” төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Шулай итеп, өч көн дәвамында “Родина” кинотеатрында 18 илдән 49 фильм күрсәтелде. Конкурс программасында Австралия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Һиндстан, Кытай, Мьянма, Индонезия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Литва, Непал, Молдова, Руанда, Үзбәкстан, Франция, Көньяк Корея фильмнары тәкъдим ителде.
— Быелгы фестиваль, башкалары белән чагыштырганда, аеруча күтәренке рухта узды, халыкара даирәне тулысынча иңләде, халыклар һәм мәдәниятләр арасында дуслык күперләрен ныгытты, — диде Русия Кинематографиячеләре берлеге рәисенең беренче урынбасары Николай Бородачев. – Аны оештыручыларның, республика җитәкчелегенең кино сәнгатен үстерүгә, шул юл белән биредә яшәүче халыкларның рухи тормышын баетуга зур игътибар бирүе – шатлыклы күренеш.