+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 сентябрь 2019, 06:48

Илсөянең улы мәктәпкә ни өчен түбәтәйдә йөри?

Җырчы Илсөя Бәдретдинова һәм мәрхүм Илфак Шиһаповның улы Нариман быел 10нчы сыйныфка бара.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова һәм мәрхүм Илфак Шиһаповның улы Нариман быел 10нчы сыйныфка бара.
Башта ул Казанның 17нче татар гимназиясендә укыган булса, хәзер Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясендә гыйлем эсти. «Мин татар буларак, улымның татар мәктәбендә укуын теләдем һәм шуның белән бәхетлемен», дигән җырчы "Азатлык"ка.
"Баламны урыс мәктәбендә укытуымны күз алдына да китерә алмыйм. Ничек инде ул, татар буларак, баланы урыс мәктәбендә укыту? Башта 17нче татар гимназиясендә укыды, аннары, күченгәч, мәктәпне алмаштырдык. Икесе дә татар белем учаклары. Баламның татар мохитендә, үз милләт кешеләре белән дуслашып, кайнашып үсүен теләдек. Нариманның бүлмәсендә берничә түбәтәе тора, ул аларны алмаш-тилмәш яратып кия. Мәктәп кызлары да калфактан була. Урыс мәктәбендә укыган булса, бәлки, кимсенер иде. Аралашу, белем алу татар телендә барганга сөенәм. Кайчак Нариман мин белмәгән әдәби сүзтезмәләр белән сөйләп китсә, күңелем тула. Безнең ата-аналарның WhatsApp төркемендә ник берсе урысча сөйләшеп китсен! Урыс мәктәбен белмим, чагыштыра алмыйм, әмма татар мәктәбендә ата-ананың күңеле тыныч. Укытучылар балаларга әни кебек карый. Үз баласыдай саклый. Балалар, төп белем алудан тыш, өстәмә һөнәрләргә өйрәнә», дип шатлана Илсөя.
Читайте нас