Аның элекке продюсеры Рифат Фәттахов шулай дигән. Тагын нәрсә булган?
Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттахов арасындагы аңлашылмаучанлык турында барыбызның да ишеткәне бар. Күптән түгел Ришат «Сәхнәдәш» тапшыруында катнашты. Рифат әфәнде бу тапшыруда сөйләнгәннәргә карата үз фикерен белдерде, дип яза " Татар-тудей".
“Болгар радиосы”ның “Сәхнәдәш” тапшыруында исә Ришат Төхвәтуллин болай диде: “Тыңлачы, сандугач” җырын мин бер генә түгел, мин генә дә түгел, кем генә сорамады инде Рифат абыйдан. Беренче килгәндә җырның бәясе 3 миллионга төште. Шул 3 миллионны түләсәң – җыр синеке була, диделәр.
Җырның сүзләре Рифат Фәттаховта, көе – миндә. Бу җырны беркем дә җырлый алмый да һәм тыңлый алмый да. Әлбәттә, мин андый бәягә ул җырны алалмыйм һәм алмыйм да. Чөнки бу җырны мине җырлаудан тыю түгел, ә халыкны бу җырны тыңлаудан тыю максаты Рифат Фәттаховның.
”Тулы җаваплылык белән әйтәм: Ришат Төхвәтуллинның һәр сүзе — чеп-чи ялган. 3 миллион сум турында сөйләшүнең беркайчан да, беркайда да, беркем белән дә булганы юк", - дигән Рифат Фәттахов.