+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 сентябрь 2019, 16:07

Ярамир өйләнгән!

Кемгә? Татар кызынамы?

Кемгә? Татар кызынамы?
Безгә Фердинант Сәләхов белән бергә башкарган җырларыннан таныш булган опера җырчысы, "Санкт-Петербург опера" театры солисты Ярамир Низаметдинов Инстаграм битендә татар кызына өйләнүе турында язган.
"Без барыбыз да беләбез, гаилә ул - социаль институт, җәмгыятьнең төп күзәнәге, илнең үсеше гаиләгә бәйле. 2019 елның 30 августында рәсми рәвештә яшь Низаметдиновлар гаиләсе теркәлде, һәм без Бөек дәүләт үсешендә мөһим роль уйнарга сүз бирәбез", - дип язган Ярамир Низаметдинов.
Кәләш - Асия исемле татар кызы, һөнәре буенча рәссам, дип яза "Интертат".
"Матурлар шундый! Бәхетле булыгыз!", "Зур мәхәббәт, бәхет һәм үзара аңлашу телим!", "Бәхет һәм күп балалар!", "Бу сезнең бәхетнең әле башы гына булсын!", - дип язганнар җырчыга.
Амин шулай булсын!
Читайте нас