+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 сентябрь 2019, 07:45

2012 елда үлгән Хьюстон 2020 елда концерт бирәчәк

Шулай да буламыни?

Шулай да буламыни?
Америка җырчысы Уитни Хьюстонның голограммасы, ягъни ясалма варианты 2020 елда Бөек Британиядә концерт куячак. Бу хакта җырчының сурәтенә авторлык хокуклары иясе Сет Фабер "Music Week" басмасына хәбәр иткән.
"Тур моңарчы күрелмәгән шоу булачак. Без аны мөмкин кадәр төгәл итеп ясарга тырыштык. Бу феноменаль күренеш булачак", - дигән Фабер.
Сет Фабер җырчының сурәтләренә авторлык хокукын 2019 елның маенда сатып алган. Хәзер җырчының иҗаты һәм сурәте төшкән товарлардан ул гына керем алырга хокуклы.
Җырчының лазер күчермәсен берничә ел дәвамында ясаганнар, дип яза "Интертат".
Уитни Хьюстон 2012 елның февралендә вафат булды. Тикшерү ачыклаганча, ул фаҗигале очрактан үлгән. 2019 елда аңа 56 яшь тулыр иде.
Хьюстон Гиннессның рекордлар китабына иң күп бүләк алган җырчы буларак кергән.
Читайте нас