Җырчы һәм телетапшырулар алып баручы, Ольга Бузова, хәле начарлангач, табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
Ольга Бузова Русиядә «Мало половин» хиты авторы буларак билгеле. Тик соңгы вакытта башкаручы бөтенләй тавышсыз калырга мөмкин дигән имеш-мимешләр йөри. Ольга бик күп эшли һәм аның эшчәнлеге даими нерв киеренкелегенә бәйле.«Тавышымны саклыйм: чәй, лимон, бал...» – дип, үз иҗатына гашыйклар белән уртаклашты җырчы. Ул булачак «План Б» тамашасын төшерүгә бәйле рәвештә, психикасын сакларга тырыша.
Ул билгеләп үткәнчә, аның өстендә зур җаваплылык ята. Ул, концертлардан тыш, дусты Тимур Батрутдиновның яңа телевизион проектында да катнашачак, дип хәбәр итә “Сәхнә”.