Җәвит Шакиров тугызынчы сыйныфта укыганда тракторчы ярдәмчесе булып эшли башлый.
“Аның өчен бик яхшы хезмәт хакы ала идем. Өчәр йөз тәңкә дип хәтерлим. Велосипедын да алдым, киемнәр дә булды. Көтүен дә көттек! Бөтен эшне дә эшли беләм. Берүзем авылдагы өйне тышлап чыктым”, - дип сөйли ул.
Студент вакытта исә вагон бушаткан чаклары булган. “Шикәр комын, он бушата идек. Акча кирәк булгач, эшләрнең күбесен эшләргә туры килде”, - ди Җәвит Шәкиров.
Бу хакта тулырак https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/traktorist-taksist-sakchy-bulgan-dil-r-yrchylar-kem-bulyp-eshl-g-n/ сайтында укыгыз.