Киңкүләм мәгълүмат чаралары шатлыклы хәбәр җиткерде: «Папины дочки» сериалында уйнаган Андрей Леоновның оныгы туган! Хәзер актер дусларыннан һәм хезмәттәшләреннән котлаулар кабул итә. Оныгы өлкән улы Евгений Леонов гаиләсендә туган.
60 яшьлек Андрей Леонов хәзер композитор Игорь Якушенконың кызы Анастасиягә өйләнгән. Гаилә ике бала үстерә: тугыз яшьлек Анна һәм биш яшьлек Михаил.
Актерның, шулай ук, беренче хатыныннан туган 32 яшьлек улы бар. Ул актерлык династиясен дәвам итте, күп еллар Швециядә яши. Моннан тыш, ул спектакльләр өчен сценарийлар яза.
Журналистлар хәбәр итүенчә, нәкъ менә аның гаиләсендә Андрей Леоновның беренче һәм бик күптән көтелгән оныгы туган, дип хәбәр итә “Сәхнә” журналы.