Тормышта авыр вакытлар була. Зәмирә Рәҗәпованың иң авыр мизгеле нинди булган һәм аны җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм иткән?
- Акчасыз, кечкенә бала белән урамда калуымдыр. Зур өметләр белән кияүгә чыгып, аларның акланмавы, тормышым чәлперәмә килүе. Шул вакытта әни миңа бер сүз әйтте: “Син бер вакытта да бер кешегә дә таянма. Үзеңә генә таяна аласың. Тагы бер кешегә – миңа, әмма мин дә мәңгелек түгел. Син аягыңда нык торырга тиеш”, – диде. Шул вакытта күзләр ачылып киткәндәй булды. Үземә генә таяна алам, дип, эшләргә тотындым. Алдымда максатлар куйдым, шуңа ирешәм дип, көн-төн тырышам. Хәзер дә шулай...
Минтимер Шәриповичка, мәрхүмә Сәкинә апага рәхмәт. Алар мине тапшыруларым аша белеп, аларны яратып караган. “Ярдәм кирәк булса, эндәш”, – дип әйткән иде Сәкинә апа. Ул вакытта ипотекага фатир алу өчен зур чират иде. “Шуны берәр ничек тизләтеп булмас микән”, – дип сорадым. Бушка фатир сораган дип уйлый күрмәгез. Минем үтенечемне кире какмадылар, социаль ипотека программасы буенча фатир алдым. Минем хезмәтемне бәяләп, миңа ярдәм кулы сузганнары өчен аларга чиксез рәхмәтлемен, - дигән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.