+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 сентябрь 2019, 16:22

Гаскәровчылар Русияне иңләргә чыга

Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле зур гастрольләр турына чыгарга әзерләнә.

Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле зур гастрольләр турына чыгарга әзерләнә.
Ул коллективның 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узачак. Бу хакта бүген коллектив җитәкчелеге һәм артистлары турга багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.Концертлар Мәскәү, Тверь, Бөек Новгород, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Уфа шәһәрләрендә булачак.
Гастрольләр турына 90 кеше юлга чыга, шуларның 60ы - биючеләр, шулай ук коллектив оркестры.
«Коллективны Русиянең эре шәһәрләре буенча, аннары Башкортстан буенча зур гастрольләр көтә. Ноябрь урталарында Вьетнам Республикасына гастрольләргә барачакбыз. Киләсе елның язында - Кытай Республикасына, язгы-җәйге вакытта Европа илләренә гастрольләргә барачакбыз. Ансамбль гастрольләргә йөрергә тиеш. Безнең күрсәтер һәм мактанырлык әйберләребез бар. Милли, урыс, дөнья халыкларының биюләрен биегән уникаль коллективлар күп түгел», — дип хәбәр итте ансамбль директоры Алмаз Сәетов.
Мәскәүдә узачак соло концерты әһәмиятле вакыйгаларның берсе булып тора. Быел ансамбль башкала сәхнәсендә коллективның алтын мирасы фондыннан биюләр тәкъдим итәчәк.
“Чайковский исемендәге залда тавыш искиткеч ишетелә. Без лаеклы чыгыш ясарга әзер”, — дип билгеләп үтте оркестр җитәкчесе, Башкортстанның халык артисты Риф Моратшин.
Мәскәүлеләр шулай ук Марат Кәримовның «Салават» биюен карый алачак.
Бу бию республиканың 100 еллыгына Заһир Исмәгыйлевның «Салават Юлаев» операсына увертюралар музыкасына куелды. Бию куелганда бик катлаулы булды, чөнки башкаларны кабатлыйсы килмәде. Без бик тырыштык һәм нәтиҗәдә биюнең премьерасы яхшы узды", — диде биюне куючы Марат Кәримов.
“Мәскәү тамашачысы алдында чыгыш ясау — ул һәрвакыт дулкынландыргыч. Шулай булуга карамастан, ничә тапкыр барсак та, сынатканыбыз булмады. “Җиде кыз” биюе көенең беренче аккордларын ишетүгә, тамаша залы алкышларга күмелә. Ә инде дөнья халыклары биюләрен башкарганда зал тынып тора да, соңыннан тамашачылар һәрвакыт аягүрә басып алкышлый. Хәзер коллективта яшьләр бик күп. Без югары профессиональ дәрәҗәдә эшләргә тырышачакбыз», — диде Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисткасы Гүзәл Абсатарова.
Ансамбльнең директоры Алмаз Сәетов коллективның яңа автобус көткәнен һәм аның бик кирәклеген әйтте. Шулай ук коллектив җитәкчелеге интернет челтәрләрендә флешмоб узачагын да әйтте. Әйтергә кирәк, бу флешмобның презентациясен журналистларга беренчеләрдән булып күрсәттеләр һәм мастер-класс та үткәрделәр.
Читайте нас: