Илсөя Бәдретдинова шәхси тормышы турында бик сөйләргә яратмый.
Шулай да ул Илфак Шиһаповның китабы турында фикерен әйткән. Тиздән ул Татарстан китап нәшриятында дөнья күрәчәк. Төзүчесе - Гөлнара Сабирова. Бу уңайдан Илсөя Бәдретдинова да тәэссоратлары белән уртаклашкан.
"Без бу китапны барыбыз да көтәбез. Чын күңелемнән әйтәм, бу китап булырга тиеш. Аны якыннан һәм яхшы белгән кеше генә яза ала иде. Зур рәхмәтемне һәм тирән хөрмәтемне Гөлнара Сабировага белдерәм. Илфакның урыны оҗмахта булсын, шатланып, бәхил булып ятсын..." - ди Илсөя Бәдретдинова.
Илфак Шиһаповның сайланма әсәрләре китап булып басылып чыгачак. Китапны төзүче - "Шәһри Казан" гәзитенең элекке мөхәррире, бүген "Ватаным Татарстан"ны җитәкләүче Гөлнара Сабирова.
"Кеше эзлим" дип аталучы китап Татарстан китап нәшриятында бастырылачак.