Илсөя Бәдретдинова маладис инде. Үз-үзеннән дә, кирәк икән, кешедән дә көлә белә. Үткен инде, ни диясең!
Менә бүген Инстаграмында кызыклы пост бастырган. Ул аны кирәк-кирәкмәгәнгә өйрәтергә, киңәш бирергә оста булган кешеләргә багышлаган.
"Әл дә тиле булып туганмын әле... Җиңел болай... рәхәт... Акыллыларның эшләре күп.
1. Башкаларны яшәргә өйрәтергә кирәк!
2. Кирәкме-кирәкмиме берәр акыллы сүз кыстырырга кирәк!
3. Гел җитди кыяфәт ясап йөрергә кирәк!
Ә юк... монысы тәртипле булмауга керә. Тәртиплеләргә авыр... Әл дә тәртипле түгелмен әле... Җиңел болай...рәхәт...», – дип яза ул.
«Сезнең кебек «тилеләр» дөньяда күбрәк булсын иде!!!», «Ну, Илсия, тап мин уйлаган кебек... язгансыз", - дип җаваплый аңа Инстаграм дуслары.