“Башкортостан” дәүләт концерт залында республика Милли симфоник оркестрының 28нче концерт сезоны ачылды.
Коллективның генеральный директоры Артур Наҗиуллин сезонны ачу концертына Уфага ике билгеле музыкантны чакырган. Башкалага беренче тапкыр Татарстан дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Русиянең халык артисты Александр Сладковский килде. Программаның солисты — виолончелчы, профессор, Санкт-Петербург музыка йортына нигез салучы һәм сәнгать җитәкчесе, Русиянең халык артисты Сергей Ролдугин иде.
Концертның беренче бүлеге романтизм чорындагы француз композиторы Камил Сен-Санс иҗатына багышланды. Аны Алжир сюитасы ачты. Дирижер сүзләренә караганда, ул композиторның “Хайваннар карнавалы” әсәрен хәтерләтә.
— Бик матур сюита. Бер-берсенә охшамаган дүрт өлеш. Балет тарихы, образлар, очкыннар һәм шул ук вакытта гаять матур лирик эпизодлар. Сен-Санс минем өчен бөек романтикларның берсе булды һәм шулай булып кала да, — ди Александр Сладковский.
Маэстро билгеләп үткәнчә, ул Сергей Ролдугин белән 20 ел элек эшли башлаган. Соңгы елларны аларның очрашырга мөмкинлеге булмаган. Озак тәнәфестән соң ике танылган музыкант яңадан Уфа сәхнәсендә очрашты. Аларның иҗади тандемы Камил Сен-Сансның виолончел белән оркестр өчен 1нче ля минор концертын тәкъдим итте.
Тамашачылар артистларның чыгышын көчле алкышлар белән кабул итте. Концерт программасының беренче өлеше ахырында Сергей Ролдугинны сәхнәгә яңадан чакырып чыгарды һәм ул “Кошлар җыры” каталония халык җырын башкарды.
— Уфа — искиткеч профессионаллар һәм гореф-гадәтләргә бай мәдәни үзәк. Башкортстанның Милли симфоник оркестры музыкантлары бик оста, бик сизгер уйный, — диде Сергей Павлович.
Антракттан соң оркестр башкаруында бөек урыс композиторы Петр Ильич Чайковскийның күренекле әсәрләреннән берсе — 4нче фа минор симфониясе яңгырады. Бу әсәрдән соң шыгрым тулы зал көчле алкышларга күмелде һәм маэстроны тагы сәхнәгә чакырды.
— Мин сезнең оркестр белән беренчегә эшлим. Бу миңа бик кызыклы булды. Эштән алган тәэсоратлар яхшы, чөнки иң мөһиме — нәтиҗә. Мин Башкортстанның Милли симфоник оркестрына зур уңышларга ирешүне телим. Бүген лидер булган Артур Наҗиуллин моны тормышка ашырыр дип ышанам. Мин аны һәр яклап хуплыйм, — диде Александр Сладковский.