+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 сентябрь 2019, 07:30

Артистларны ачка интектерәләр икән

Без аларны җырлап-биеп, күңел ачып кына йөри, дисәк, бер дә алай түгел икән әле ул.

Без аларны җырлап-биеп, күңел ачып кына йөри, дисәк, бер дә алай түгел икән әле ул.
Ләйсән Мәхмүтова Истаграмында кызыклы пост урнаштырган. "Әпипә" фильмыннан өзек куйган һәм артист тормышы турында язган. Ләйсән роликта экскурсия вакытында "Безне ашатырлар микән?" дип пышылдый.
"Безне ашатырлар микән, дип кайгыра бөтен артистлар. Азапланып, ничә сәгать автобуста, самолетта, поездда килеп, урынга барып җиткәч, ашатмаска да мөмкиннәр. Киресенчә, талган, алҗыган артистларны экскурсиягә алып баралар. Әле кунакханәдә урыннар юк, барыгыз шәһәрне карагыз, дип, иртәнге дүрттә урамга чыгарып җибәрәләр. Андый очраклар күп булды.
Тыштан гына матур шул әртисләр тормышы. Сәхнәдә ялтыр-йолтыр күлмәкләр, мәңгелек бәйрәмгә охшаган. Ә шул сәхнәгә менәр өчен күпме көч кирәк. Ашадыңмы син, йокладыңмы, дип сораучылар да булмаска мөмкин. Акчаны көрәп аласыз, дигәннәре дә бар. Ә бит артист - юл кешесе, кеше күңелләрен җилкендереп күтәрүче дәрвишләр".
"Нишлисең, үзегез сайлаган юл. Саулык, сабырлыклар сезгә, кызлар", - дип язган укучылар.
Читайте нас