Инстаграм социаль челтәрендә Ваһапов фестивале артистларының премьерасы хакында игълан ителде. Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның «Икәү» дигән җыры дөнья күрде, дип яза "Сәхнә".
Азат Абитов аккаунтында премьера уңаеннан видеоязма чыкты. Җырчылар тамашачыларының фикерен сорыйлар: ошыймы, ошамыймы, яхшымы, начармы. Аларга һәрбер тыңлаучының фикере мөһим.
«Без шушы җырга үзебезнең күңелебезне, мәхәббәтебезне салдык», – ди алар.