Күптән түгел Филипп Киркоров Ригада булган. Анда аның бер яңалык белән һушын алганнар.
Баксаң, аның ике бәләкәй баласы өстенә өлкән кызы да бар икән. Бу хакта аңа дусты Раймонд Паулс сөйләгән.
Берникадәр вакыт элек композитор белән бер ханым бәйләнешкә кергән һәм Филипп белән очраштыруын үтенгән...
23 ел элек Филипп биредә Инга исемле кыз белән танышкан икән. Яшьләр бераз аралашкан, аннары артист Мәскәүгә киткән. Инга калган.
Бераздан ул авырлы икәнен белгән, ләкин Филиппка берни дә әйтмәгән. Аннары, кияүгә чыгып, Испаниягә иткән. Кызы туган.
Хәзер инде ул, Филипп бу хакта белергә тиеш, дип уйлый. Киркоров кызы белән очрашкан, ди.