Алла Пугачева белән Максим Галкинның Мәскәү янындагы Грязь авылындагы замогы халыкка тынгылык бирми бит әй.
Шушы авыл кешеләренең берникадәресе аңа каршы икән. Замокны сүттерергә йөриләр, ди.
Аның хуҗалары бу хакта яңа ишетеп тора. Юрмаладан кайткач, вокзалда шушы сорауны биргәч, Алла Борисовна, мин бу хакта беренчегә ишетәм, дип кенә куйды.
Ә бит кайберәүләр йорт тирәсендә инде төзелеш техникасын күрүләрен хәбәр иткән.
Ләкин Пугачева моның ялган булуын белдерә. Ул, мине өч катлы замокны сүтәргә кирәклеге турындагы язмалар кызыксындырмый, дип тә өсти.
Шул ук вакытта НТВ каналы программасында анда яшәүче бер медикның гаризасы барлыгы турында хәбәр ителде, ул Пугачева һәм Галкин йорты күрше участокларга күләгә ташлый, шуңа бәйле рәвештә анда яктылык буенча санитар нормалар бозылган, дип белдерә.