+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 сентябрь 2019, 12:57

Дүртөйленең зур байлыгы - "Хәзинә"

Дүртөйле районының "Хәзинә" талъянчылар халык ансамблен Башкортстанда гына түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә яхшы беләләр. Һәркайда аның чыгышларын көтеп алалар. "Хәзинә" күптөрле иҗади бәйгеләр җиңүчесе. Шушы көннәрдә ут күршебез Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә узган Бөтенрусия фестивале - "Түгәрәк уен" татар фольклоры конкурсында да хәзинәчеләр күркәм җиңү яулап кайтты.

"Түгәрәк уен"ның төп максаты - татар халык йолаларын тергезү, саклау, балаларга һәм яшьләргә борынгы җырларны җиткерү, аларны халык уен коралларында уйнарга өйрәтү, милли-мәдәни энҗеләрне халыкка тарату эшен алып баручы коллективларга һәм аерым музыкантларга, башкаручыларга ярдәм күрсәтү. Дүртөйленең "Хәзинә"се әлеге мәртәбәле фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, "Традицион уен коралларында иң яхшы башкаручылар" номинациясендә 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ихлас тәбриклибез аларны!
Читайте нас