+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 сентябрь 2019, 12:27

Лилия Биктимерова: "Гөлназ энекәше тууын теләмәгән иде..."

Лилия Биктимерова белән Фәдис Ганиевның уллары Кәрим дә Инстаграмда бик популярлашып килә.

Лилия Биктимерова белән Фәдис Ганиевның уллары Кәрим дә Инстаграмда бик популярлашып килә.
- Әйе, сәүдә үзәкләренә чыксак та, аны танып алалар. Үскәч артист булам ди инде. 1 яшь тә 8 айда әтисенең юбилей концертында сәхнәгә чыккан иде, шунда дебюты булды. Хәзер үсә, бераз ояла башлады. Әмма яңа концерт сезонында әтисе белән «Мәдинә»не җырлыйм дип тора.Яраткан җырчылары - Әнвәр Нургалиев белән Радик Юлъякшин. Гел шуларны тыңлап, гел аларның җырларын җырлап йөри, - дигән Лилия "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
.- Гөлназ быел Казанга күчеп китте. Аның өчен борчыласызмы? Контрольдә тотасызмы?
- Әйе, Казанда тормыш кайный дип, күченгәненә шат. Әмма үзе тагы Уфага килгәч: «Башкортстанда шундый рәхәт», - ди. Сагынадыр инде балакай. Өйгә кайтып кереп, Кәрим энесен күреп елый башлый, «Апам, мин сине сагынам!» - дип, анысы да еларга тотына.
Башта энекәше тууын теләмәгән иде, эгоистрак булды. Янәсе, аңа игътибар әзрәк булыр дип борчылды.Ә хәзер алар арасында шундый аңлатып бетерә алмаган мәхәббәт. Елый-елый очрашалар, елый-елый саубуллашалар...
- Тагы да берәр бәби алып кайтасыгыз килмиме?
- Башта Фәдис теләгән иде, мин юк, дидем, хәзер, киресенчә. Гөлназга: «Кыз алып кайтам, сердәш булыр сиңа», - дим. Ул көлеп: «Миңа бала кебек бит инде ул, нинди сердәш», - ди. Кәрим - озак көтеп алган балабыз. 12 ел көттек бит! Инде булмый дигәндә, Ходай Тәгалә зур бәхет җибәрде. Исән-сау үстерергә язсын!
Читайте нас