Ришаттан көнләшүчеләр күп инде ул. Аяк чалырга гына торалар.
Ул моңа карата фикерен инстаграмдагы сәхифәсендә үзе язды.
"Үз гомеремдә миңа бик күп авырлыклар, сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде. Аңлатып торырга да кирәкмидер - бу барыгызның да күз алдында булды. Инде төшенкелеккә бирелә башлаган чакларымда "Агымсу" җыры мине үзе эзләп тапты кебек. Ул авырлыкларны мин җыр белән җиңдем! Шуның өчен дә бик кадерле ул миңа!
Иң авыр минутларда бик зирәк кеше: "Сиңа аяк чалучылар күп булыр. Беркайчан да үзеңнән һәм кешеләрдән өметеңне өзмә! Таш белән атканга, аш белән җавап кайтар", - дип киңәш бирде. Шул киңәшне истә тотып, мин әле дә үз юлымнан тайпылмыйча ныклы адымнар белән алга барам! Иң мөһиме - мин яраткан, күңелемә якын эш белән шөгыльләнәм һәм ихластан аяк чалучыларга тик яхшылык телим! Берсенә дә ачу сакламыйм", - ди ул.
"Сөю бар әле" дигән җыр да шул хакта икән, дип яза "Интертат".
Инстачылар бертавыштан Ришатны мактый, аңа уңышлар телиләр. "Тормыш җиңел генә барса, кызыгы булмас иде", - дип юаталар.