20 сентябрьдә Уфада “Театр төне” узачак.
Театр төне — Уфа һәм республика халкын театрларга җәлеп итүгә юнәлтелгән акция. Күпләр өчен бу чара яңа мәйданчыклар һәм театр коллективлары белән танышу мөмкинлеге бирә.Бу төнне республикадагы барлык театрлар да тамашачыларны төрле кызыклы программа белән каршы алачак.
Ә инде театр сөючеләр “Театр төне”ндә бушлай спектакль карый алачак.
Инде матур традициягә әйләнгән бу чара меңләгән театр сөючене көтеп кала.
Театрда очрашканга кадәр!