+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 сентябрь 2019, 11:07

Үзебезнең Спиваковка — 75 яшь!

Бүген Русия Милли филармония оркестры һәм «Виртуозы Москвы» Дәүләт камера оркестры сәнгать җитәкчесе, СССРның халык артисты, Башкортстанның халык артисты, ЮНЕСКО дөньясы артисты Владимир Спиваков 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Белеүегезчә, маэстро Уфада туган. Соңгы елларда аның биографиясе Башкортстан башкаласы белән аеруча тыгыз бәйле. Бу — «Владимир Спиваков чакыра» халыкара фестивале, халыкара скрипачылар конкурсы, Владимир Спиваков фонды стипендиатлары чыгышлары, хәйрия кичәләре дә.17, 18 һәм 19 сентябрьдә «Башкортостан» дәүләт концерт залында «Владимир Спиваков чакыра...» дип аталган IV Бөтенрусия фестивале үтәчәк. Фестивальнең алыштыргысыз катнашучысы — маэстро җитәкчелегендә Русия Милли филармония оркестры.
Владимир Спиваков фестивале безнең республика өчен традициягә әверелде, ул замандашларының игътибарын классик музыкага җәлеп итә. Фестиваль ярдәмендә Уфа тамашачысы танылган йолдызлар һәм яшь башкаручылар талантын бәяли ала. Фестиваль «Бөтенрусия филармония сезоннары» программасы кысаларында Русия һәм Башкортстан мәдәният министрлыклары, Башкортстан Республикасы Башлыгы һәм Уфа шәһәре хакимияте ярдәме белән уза.
Читайте нас