+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 сентябрь 2019, 06:43

Марат Шәйбәков Әнвәр Нургалиев белән дусмы? Әллә...

Аларның "Ихлас" төркемендә бергә иҗат итүен хәтерлибез әле. Әмма аннан соң юллары аерылды. Бер-берсенең концертларында катнашмыйлар. Нинди кара мәче узган араларыннан?

Аларның "Ихлас" төркемендә бергә иҗат итүен хәтерлибез әле. Әмма аннан соң юллары аерылды. Бер-берсенең концертларында катнашмыйлар. Нинди кара мәче узган араларыннан?
— Электән үк бергә. Без дошман түгел. Гаиләләр белән дусларның туган көннәренә йөрибез. Әлегә бер-беребезнең концертларда чыгыш ясарга уйламыйбыз. Һәр кешенең үз эше бит, гастрольләр дигәндәй, - дигән Марат "Татар.тудей" хәбәрчесенә һәм Әнвәр Уфаның Спорт сараенда 45 яшен үткәргәндә үзенең Себердә гастрольдә булуын әйткән.
Егетләр икесе дә халык күңеленә юлын тапты, икесе дә "ат казанды". Республикада танылу алганнан соң, ил киңлекләренә юлландылар. Хәерле, җырлы, якты юллар, тугры юлдашлар телик аларга.
Читайте нас