+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 сентябрь 2019, 06:47

Elvin Grey төркемендә яңалык!

Белүебезчә, узган елны популяр җырчы Радик Юльякшин «Elvin Grey» исеме астында рәсми музыкаль лейблын ачып җибәрде.

Белүебезчә, узган елны популяр җырчы Радик Юльякшин «Elvin Grey» исеме астында рәсми музыкаль лейблын ачып җибәрде.
Җырчының сүзләренә караганда, лейблның төп максаты - яшь талантларны барлау һәм аларны зур сәхнәгә әзерләү.Күптән түгел Радик Юльякшин үзләренең яңа концертлар сезонын ачуы хакында хәбәр итте. Шул уңайдан җырчы Инстаграм тасмасында тамашачыларын иҗат төркемендәге яңа артист белән таныштырды. Комментарийларда урыс җыры «Двигай телом» белән сәхнәгә аяк басучы яшь җырчы Раушны бер көнлек артист диючеләр дә, яңа талантка иҗади уңышлар теләп, үсендерүчеләр дә табылган.
Димәк, Радикның быелгы концертларында яшь җырчыны да ишетеп булачак, дип хәбәр итә “Сәхнә”.
Читайте нас