+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 сентябрь 2019, 09:40

Вил Усманов: "Кайттым да: "Аерылышырга кирәк!" - дидем...

Җырчы Вил Усмановны да урап узмаган гаилә зилзиләләре.

Җырчы Вил Усмановны да урап узмаган гаилә зилзиләләре.
Ул 20 ел яшәгән, балалар үстергән хатыны белән аерылышкан.
- Хатын-кыз да үзгәрә, мин дә үзгәргәнмендер. Элекке хатыным үз эшен эшләде: балалар тапты, аларны бергә үстердек. Соңыннан бергә яшәвебезнең тәме, яме калмады. Мин кайттым да: “Аерылышырга кирәк”, - дидем, дигән ул "Интертат"ка.
- Аерылышабыз дигән нәтиҗәгә кайчан килдегез? Аны рәнҗетергә курыкмадыгызмы?
- Аерылышырга кирәк дигән фикер еллар дәвамында зурая бара. Ул безнең аерылышуыбызга әзер иде инде. Син шундый сораулар бирәсең, әйме?! Гаиләдән китү миңа җиңел булды дип уйлыйсыңмы?..
- Ул фикер барлыкка килгәч тә, бергә яшәдегезме?
- Әйе, бергә яшәдек.
- Бер фатир да торып, аерым йокладыгызмы?
- Аерым да йоклап карадык, соңыннан тагын бергә йоклап карадык. Юк, бергә йоклый алмаганны аңлагач, кире аерым йоклый идек. Бер өйдә яшәп, аерым йоклаган парлар күп.
- Хатын якын китермәгәч, ачу чыгадыр?
- Сәламәт ирнең ачуы чыгачак, әлбәттә. Бер сорарсың, аның башы авырта, икенчесендә – арыган. Соңыннан ир кайтмый, дип ачуланышып йөриләр...
Читайте нас