+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 сентябрь 2019, 03:29

Спиваков хәзер “Салават”лы да!

“Башкортостан” дәүләт концерт залында Уфада дүртенче тапкыр оештырылган “Владимир Спиваков чакыра” фестивален ачу тантанасы узды. Анда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

Ул фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде һәм Русия милли филармония оркестрының сәнгать җитәкчесе, СССРның һәм Башкортстанның халык артисты Владимир Спиваковны 75 яшьлек юбилее белән котлады.

— Сезгә ныклы сәламәтлек, иҗади озын гомер, сәнгатегез белән музыка сөючеләрне озак еллар буе куандыруыгызны телим. Сезгә, кадерле Владимир Теодорович, яшьләр турында кайгыртканыгыз, яшь талантларны тапканыгыз һәм аларны дөнья күләмендәге йолдызлар иткәнегез өчен зур рәхмәт, – диде Радий Хәбиров.

Маэстроның хезмәтен тану йөзеннән Радий Хәбиров Владимир Спиваковны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде.

— Күрүегезчә, бу орден йолдызны хәтерләтә. Бу йолдыз Сезне чакырсын һәм туган республикабызга әйдәсен. Без Сез булганга бәхетлебез, — диде Радий Хәбиров.
Читайте нас