+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 сентябрь 2019, 04:35

"Чәчен алга тараган чуваш малае"

Илһам Шакиров Филүс Каһировны шулай атаган.

Илһам Шакиров Филүс Каһировны шулай атаган.
Бер концерттан соң оештырылган табында булган хәлне Филүс болай хәтерли:
- Их, Илһам абыйга берне җырлап күрсәтер идем дип уйлап утырдым. Сүзен ишетәсе килә бит! “Җанкай-җанаш” җырын башкаруын теләр идем дип сорады алып баручыбыз Луара Шакирҗанова. Менә шул сүзне көтеп утырдым. Башка табын артында сорасалар, җырларга теләмәс тә идем. Рөстәм абый Вәлиев уйнап җибәрде, җырладым. “Кулыңнан килә дип”, дип куйды Илһам абый. Миңа шул сүзе яңа сулыш өрде. Аннары озак кына мине хәтерендә калдыра алмады ул. Узып барганда, “Кем әле син?” дия, исемемне әйткәч, “Ә чәчен алга тараган чуваш малаемы?” ди. Модасы шул иде бит, чәч үстерү иде. Аннан соң Рәшит Ваһапов конкурсында катнашып, гран-при алдым, бүләге машина бит инде. Җиделе жигули машинасы ачкычларын Илһам абый кулыннан алдым. Шунда сәхнәдән ни әйтер микән дип көттем, “Үткән-сүткәндә мине дә утыртырсың!” – диде. Чынлыкта, кайсыдыр бер концерттан соң шул машинага утыртып, өенә кадәр илттем, гозерен үтәдем.
Әлфия Авзалова да аны шулай хәтерендә калдырган.
– Бер вакыт Мамадыш ягына концертка китеп барабыз, анда бар бит инде, ашый торган җир, апалар бәлешен, сумсасын, өчпочмагын сатып тора бит инде. Төштем дә, Әлфия апа басып тора. Исәнләштем дә, әллә таныды ул мине, әллә танымады да ул вакытта “Энекәш, мин бит Себергә барам, себерелеп кайтам әле!” – ди. Салават абый концерты белән йөргән чагы иде. “Мине таныйсыңмы соң?” димен, Илһам абыйча, “Таныйм, чуваш малае димәсенме!” Шулай итеп, чуваш малае дип исем кушканнар иде.
Бу хакта "Татар.тудей" яза
Читайте нас