Гөлназ Асаева авыр кичерешләре белән уртаклашкан.
Инстаграмында: "Сезгә хыянәт иткәннәре бармы? Машинада утырам, яңгыр ява, музыка тыңлыйм, ә эчемдә - бушлык. Берни дә кирәк түгел. Җаным әрни", - дип язган.
Алинә Сафиуллина: "Хыянәт иттеләр... һәм итәчәкләр дә. Шул рәвешчә көчлерәк, ныграк буласың. Көчсез чагыңда сатсалар, авыррак. Синең әле яшь, көчле, чибәр чагың, яндырып яшә!", - дип язган һәм "Алар барысы да бертөрле", - дип өстәгән. "Алар" дигәндә ул ирләрне күз алдында тотканмы - билгесез.
"Сезне Тинчурин театрында яшь кенә егет белән күргән идем. Гадәти егет кебек дип карадым. Борчылма, уза ул!" - дип язган тагын бер дусты.
"Син акыллы, уңган, булган кыз! Борчылма, син югала торганнардан түгел!!!"
"И, тапкансың нәрсә белән башыңны ватарга".
"Минем дә шундый чагым. Хыянәт иттеләр. Бик авыр. Берни дә кирәкми. Барысы да тынычлан, көчлерәк буласың, бу тормыш диләр, әмма үзем белән берни дә эшли алмыйм".
"Минемчә, Инстаграм мондый халәтне уртаклаша торган урын түгел. Хыянәтне үзең генә кичерергә кирәк".
"Дөньядагы бер ир дә безнең күз яшебезгә тормый".
"Әйе, без бөтенебез дә ирләр аркасында газап чигәбез. Безнең мәхәббәтебезгә бәя бирмиләр. Аларны алмаштырганнар кебек. Син әле яшь. Ул газап кичерсен, син түгел".
"Артистлар нишләргә белмиләр. Шаккатырсың", - дип язган бу кадәр комментарийларга бер укучы.
Боларны "Интертат" укыган.
Бу аккаунтта бик күп кеше утырудан файдаланып, "Бездә б/у машиналар сатыла", - дип язып куйган бер остарагы.