Билгеле композитор, автор-башкаручы Ризван Хәкимов озак еллар җыр сәнгатенә хезмәт итә. Аның киләчәге юк, дип әйтмәкчеме әллә?
.- Чынлап та татар эстрадасы, мөселман сәхнәсе бозылды. Эстрада бервакытта да сүнә торган әйбер түгел. Яшьләр җырласын. Бөтен дөньябыз, тормышыбыз, моңыбыз алар кулына калачак. Моңыбызны югалтмасыннар иде. Талантлы яшьләребез булуына шатланам гына. Ләкин, дөресен әйткәндә, кем эшсез, шул сәхнәдә бүген. Татар сәхнәсен бозу дөрес түгел. Җырларга килгәндә, хәзер күпләр үзләре музыкасын яза, үзләре сүзләрен яза...Эстраданы моңсыз дип әйтеп булмый, безнең халык гомер буе моңлы булган. Авыр чакларында да, җиңел чакларында да җырлаган. Моңнарыбыз калачак, безнең халык надан түгел. Телебез, халкыбыз югалмасын, - дигән ул "Татар-информ" агентылыгында Казанда узачак иҗат кичәсе уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә.
Сезнең җырларны җырласалар, җырчыларыбыз оттырмас, шәт, Ризван абый!