+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 сентябрь 2019, 07:10

“Салават башкортларны җыя инде!”

Күптән түгел Башкорстанның халык артисты дәрәҗәсенә ирешкән якташыбызның Казан дәүләт мәдәният институтында үз җыр мәктәбе бар. Анда Башкорстаннан укучылар күп, дип күпсенүчеләргә Салават Зәки улы болай җавап бирә.

"Безнең, Татарстан артистларының, Уфадан кайтканыбыз да юк. Мәш киләбез шунда. Ә Башкортстаннан безгә күчеп килгәннәре яши, ә күпмесенеңдер бер тапкыр да килгәне юк.
Айдар (Галимов – ред) акыллы кеше. Депутат акылсыз булмый. Ул башта ук Татарстаннан башлады. Без Уфада ятабыз, кайтканыбыз да юк. Ә тегеннән килүче юк. Ни өчен? Куркумы, Татарстанга килергә ярамый дигән сүзме?! Андагы талант – бер көтү. Миндә укыган җырчыларның күбесенең Башкортстаннан икәнен белгәч: “Салават башкортларны җыя инде”, - диләр. Миңа димәгәе, әйтсеннәр. Нишләтсәң дә, талантлар шул яктан килә. “Син Казанныкы, син Уфаныкы”, - дип әйтмим.
Мин үземне яхшы жюри дип саныйм, чөнки мине алдап булмый, куркытып булмый, сатып алып булмый!" - дигән ул "Татар-инфрм" хәбәрчесенә.
Кунакчыл шул без. Кайчакта - артык та нык кунакчыл...
Читайте нас