+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 сентябрь 2019, 18:14

Радий Хәбиров "Сестренка"ны карады

22 сентябрьдә Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортостан» дәүләт концертлар залында «Сестренка» нәфис фильмының премьерасын карады.

22 сентябрьдә Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортостан» дәүләт концертлар залында «Сестренка» нәфис фильмының премьерасын карады.
М. Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча хәрби драманы төшерү белән Русия Мәдәният министрлыгы һәм М. Кәрим исемендәге Фонд ярдәме белән «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе шөгыльләнде. Фильмның дистрибьютеры - Walt Disney Studios Русия бүлекчәсе. Русия прокатына картина 19 сентябрьдә чыкты. Аның премьерасы Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган.
Бүгенге чарада фильмны төшерү төркеме әгъзалары – режиссер Александр Галибин, сценарист Айдар Акманов, төп рольләрне башкаручылар, шулай ук Мостай Кәрим исемендәге Фондны гамәлгә куючы һәм фильмның продюсеры Тимербулат Кәримов катнашты.
Читайте нас