+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 сентябрь 2019, 12:22

Җәвит Шакиров кайда корсак үстергән?

Күрсәгез танымаячаксыз, үзгәрсә дә үзгәрер кеше.

Күрсәгез танымаячаксыз, үзгәрсә дә үзгәрер кеше.
Бу көннәрдә Зөлфия белән Җәвит Шакировлар гаиләсе диңгездә ял итә икән.
Шуның видеосын куйганнар. Видеоны Зөлфия Шакирова төшерә. Кадрларда шорты гына кигән Җәвит Шакиров басып тора.
"Нишләп торасың, моңаеп?" - ди аңа хатыны.
"Ниләр генә әйтим икән, дускайларым, мин сезгә, сагынуларымны басар өчен килдем әле диңгезгә", - дип рифмалап җавап бирә Җәвит абый.
"Җылы, менә миңа нык җылы. 38 градус, ә Зөлфия һаман туңа. Аллага шөкер, кеше куян куа дип, килдек әле диңгезгә. Чыннан да бик рәхәт. Ял, ял инде ул. Эшләп арыган кешегә", - дип сөйләнә үзе һәм бар кешегә дә уңышлы көннәр тели.
"Басып торган җир бик важный түгел, но суы күренгәч җитә инде. Бушка булгач, ашап корсак үсте. Килгәндә фигурам ничава иде: 50-99-50", - дип шаярта Җәвит Шакиров.
Читайте нас