+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 сентябрь 2019, 03:51

Кайда да якты эз калдырды

Актер һәм режиссер, БАССРның халык артисты Рәфгать Фәйзинең тууына – 115 ел

Актер һәм режиссер, БАССРның халык артисты Рәфгать Фәйзинең тууына – 115 ел


Якты дөньядан китүенә инде 36 ел булган бу олы талант иясен Башкортстанда да,

Татарстанда да хөрмәтләп искә алалар. Мәсәлән, былтыр Казанда Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясаганда ике тугандаш республиканың халык артисткасы Гөлсем Исәнгулова Рәфгать Фәйзи белән очраштырган өчен язмышына рәхмәт белдерде. Кайчандыр билгеле актер һәм режиссер япь-яшь кенә башкорт кызы Гөлсемдә сәхнә сәләтен күреп, аңа Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесының татар бүлегенә укырга керергә киңәш биргән. “Миңа, сугышта әти-әниемне югалткан кызга, өмет тудырды”, – диде күренекле артистка.


Аның бу сүзләре үземнең балачагымны, әниемнең икетуган абыйсы Рәфгать Фәйзи белән беренче тапкыр танышкан көннә­ремне искә төшерде. Миңа ул чакта 8 яшь иде. Әнием мине Казаннан Уфага ул вакытта бөтен СССРда иң яхшылардан булган күз табибларына күрсәтергә алып килде. Шәһәрне карап йөрдек. Ленин урамында яшәүче Рәфгать абыйларга кердек.

Хәзер инде моңа ярты гасыр чамасы вакыт үткәнлектән, очрашуның, сөйләшүнең нечкә­лекләре онытылган, бары тик бу фатирдагы рухи яктылык һәм җылылык, анда яшәүчеләрнең һәм анда килүчеләрнең кешелеклелеге һаман исемдә. Рәфгать абыйның үзе кебек үк һәрчак елмаеп торган һәм кунакчыл тормыш иптәше Мәрьям апа, мин күрү белән үк үз иткән чибәр кызлары Гүзәл, мине һәрчак көлдерергә тырышкан шат күңелле Саша абый... (Соңыннан әни миңа бу абыйның күренекле татар композиторы Александр Ключарев икәнлеген әйтте). Монда бер атна торып өйгә кайткач та җаныма якынга әйләнгән бу кешеләрне сагындым.

Ул чакта Мәрьям апа опера театрында җырлаган. Рәфгать абый өйләренә якын гына урнашкан Башкорт академия драма театрында эшләгән. (Аның данлыклы актер һәм режиссер, БАССРның халык артисты булганлыгын мин, әлбәттә, күп еллар үткәч кенә беләчәкмен). Хәзер ул йорт диварына Рәфгать Фәйзи истәлегенә тактаташ куелган.

Фәйзуллиннарнаң өлкән буыны гузәл­леккә табынучы, ягъни эстет була. Алларында нинди генә сынаулар торса да, тормышларын гүзәл итеп кора беләләр. Тормышка шундый мөнәсәбәт булганда гына Мирхәйдәр Фәйзи драматургиясе, Җәүдәт Фәйзи музыкасы һәм Рәфгать Фәйзи режиссерлыгы, актерлыгы тугандыр ул.

Рәфгать Фәйзи турындагы язмасын аның өчтуганы Мидхәт Фәйзуллин олы талант иясе Якуп Колмыйның шигъри юллары белән башлаган:

Җәүдәт Фәйзинең шат

җырын тыңлап

Юаттык без ярсу күңелне.

Мирхәйдәр Фәйзи драмасын карап

Искә алабыз яшьлек гомерне.

Рәфгать Фәйзи елгыр Яго булып

Күңелләрне телеп талпына.

Юк, ул Яго түгел, зур иҗатчы,

Янып хезмәт итә халкына.

Берсе драматург, берсе артист,

Берсе җырчы – нинди уңганнар!

Сәнгатьтә балкый өч зур йолдыз,

Юктыр әле андый туганнар!

Мирхәйдәр абзыйсының “Галиябану”ын Орск шәһәре сәхнәсендә Рәфгать үсмер чагында күрә. Автор аны үзе сәхнәләштерә, үзе үк ике рольдә уйный. Тәүдә – кырык яшьләрдәге Галимәбану, бераздан – Биктимер исемле такылдык егет, ахырга таба янә Галимәбану... Бер-берсенә якын да килмәгән бу образларны сынландыру унике яшьлек Рәфгатькә акыл җитмәслек осталык булып тоела. Мирхәйдәр абзыйсы белән даими аралашу, Орскидагы барлык татар спектакль-ләрен карап бару Рәфгатьтә бары тик артист булу хыялы тудыра.

Булачак сәхнә остасы 1904 елның 16 августында миллионер Хөсәе­новларда приказчик булып эшләгән Шакирҗан Фәйзуллин гаиләсендә дөньяга килгән. Тиздән гаилә Орскидан ерак булмаган Җүнәй авылына күченгән. Гаилә башлыгы әтисе Мостафа Фәйзуллин карамагындагы он тегермәне идарәчесе булып урнаша. Урал итәгенең әкияткә тиң гүзәллеге сабый чактан ук Рәфгатьтә эстетик тойгылар тәрбияли. Әмма бераздан Шакирҗан Орск читендә йорт салып, ишле гаиләсе белән шунда күченә.

Рәфгать 8-14 яшьләрендә шәһәрдәге татар мәктәбендә укый. Шуннан татар китапханәсенә йомыш – юлга йөрүче (курьер) булып эшкә керә. Чөнки әтисе, күзләре кискен начарланганлыктан, эшли алмый башлый. Аның каравы, күпне белергә омтылучы малай китаплар дөньясына чума. Китап-журналлар уку аны рухи яктан үстерә. Пьесаларны укыганда андагы образлар арасында яшәгәндәй була. Өйдә үзе генә калганда көзге алдына басып, теге яки бу персонаж булып кылана, аныңча киенә, хәтта грим сала. Үсмернең мондый “шаяру”­ларына Мирхәйдәр абзыйсы җитди карый, сәхнә сәнгате буенча башлангыч сабаклар һәм үзе куйган спектакль­ләрдә рольләр бирә.

Орскида Совет власте урнаштырылганнан соң шәһәрнең мәдәни тормышы да тамырдан үзгәрә, спектакльләр кую системага салына. 1919 елда 15 яшьлек Рәфгать Орск татар театр труппасы суфлеры булып китә, мотлак артист булырга мөмкинлекләре киңәя. Шунда комсомолга керә. Самарада хәрби округ сәяси идарәсе каршында драма студиясе оештырылуын ишетеп, үзен шунда җибәрүләрен үтенә. Аның теләген Мирхәй­дәр абзыйсы да хуплый, аның китүенә булышлык итә. Уку срогы алты ай гына булган студия илнең яңа ачылган театрлары өчен артист­лар әзерли. Татар бүлегенә ул чакта ук киң билгеле актер, режиссер, драматург бул­ган Кәрим Тинчурин җитәкчелек итә. Студияне уңышлы тәмамлаган Рәфгатьне Ырынбурның Көнчыгыш театрына тәгаен­лиләр. Холера эпидемиясе аркасында 1921 елның июнендә труппа таратылгач, Рәфгать әти-әниләре янына Орскига кайта. Монда ул холерадан үлгән әтисен һәм сеңлесен җирли.

Тиздән шәһәрдә хәлләр кискенләш-кәнлектән, яшь актер кулына винтовка алып, махсус тәгаенләнештәге гарнизон солдаты булып китә.

1922 елның октябрендә аны Мәскәүдәге Көнчыгыш хезмәт ияләре коммунистик университетына җибәрә­ләр. Анда бер генә ел укый. Кәрим Тинчурин аны Казан драма театрына актерлыкка чакырып ала. Ул шатланып ризалаша, чөнки бу вакытта Мир­хәйдәр абзыйсы да, аның бертуганы За-кирҗан да Казанда була. 1923-24 елгы сезонда театрда мавыгып эшли, биредә чын сәнгатьне күрә, актерлар һәм әдәбиятчылар дөньясы белән таныша. Бу чорны тормышындагы иң гүзәл чор дип исәпли.

Хәзер Тинчурин исемен йөртүче Татар дәүләт театрында эшләгәндә Рәфгать үзенең тәҗрибәсе дә, һөнәри әзерлеге дә җитмәгәнлеген ныграк аңлый бара. Мәскәүдәге “Новь” киностудиясенә укырга керүчеләргә конкурс игьлан ителгәнен ишетеп, шунда китә, имтиханнарны уңышлы тапшырып, киноактер һәм режиссер В. Гардин җитәкчелегендәге өч еллык курсларга керә. Мәскәүгә аның янына әнисе һәм сеңлесе Сөмбел күченеп килә. Егеткә кайдадыр эшләргә дә кирәк була. Нәкь шул вакыт Мәскәүдә татар милли театры оеша. Рәфгать анда 1933 елның көзендә театр ябылганчы әйдәүче актер булып эшли. М. Фәйзи, М. Гафури, Н. Исәнбәт, С. Баттал һәм башкаларның пьесаларында җитди һәм катлаулы рольләр башкара. Татар театры Мәскәү тамашачысын гына хезмәт­ләндереп калмый, илнең күп кенә шәһәр­ләренә гастрольгә чыга, Магнитогорск, Чиләбе, Донбасс, Кузбасс, Харьков, Ленинград, Пермь, Дондагы Ростов кебек шәһәр­ләрдә эшче халык артистларны алкышларга күмә, сәнгать белгечләре дә матбугатта коллектив эшенә югары бәя бирә.

Мәскәүдә укыган һәм эшләгән дәверендә Рәфгать Фәйзи буш вакытларын башкала театрлары белән танышуга багышлый, театр белән бәйле бер генә чарадан да калмый. А. В. Луначарскийның сәнгать эшлек-леләре белән очрашуында катнашулары аеруча тәэсирле һәм файдалы була. Шулай ук В. Э. Мейерхольд, Е. Б. Вахтангов һәм башка мәшһүр шәхесләрнең театр эшчән­леге белән таныша.

Мәскәүдән соң бер ел гына Әстерхан татар театрында эшли ала, өч спектакль куя, берничә төп рольдә уйный.

1934 елның октябрендә Башкорт дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Мәкәрим Мәһәдиев чакыруы буенча Уфага килә. Башкорт, татар, урыс, дөнья классикасы әсәр­ләрендә хисапсыз күп рольләр башкара. Аны “трагедия жанры остасы” дип йөртәләр. Шекспирның “Отелло”сындагы Яго аның йолдыз балкышына әверелә.

Рәфгать Фәйзинең нинди сыйфатлары аның тиңдәшсез талантын ачарга ярдәм иткән соң? “Кешеләр сөенеченә һәм көенеченә битараф, чәчәкләр, музыка һәм балалар яратмаучы, үз җире, әйләнә-тирәсе өчен шатланмаучы кеше актер була алмый”, – дип бик дөрес әйтәләр бит. Рәфгать тормышны бөтен булмышы белән ярата, һәр көннең кадерен белә. Уңышлы килеп чыккан роль, сәнгатьтә аз гына булса да алга китеш аңа көч һәм илһам өсти.

Бөек Ватан сугышының беренче айларында ук ул хәрби хезмәткә чакырылып, снайперлар мәктәбен тәмамлый һәм фронтка озатыла. Ржев өчен барган сугышта яуга керә. 1942 елның августында җиңелчә яраланып, сафта кала, тагын өч көннән алган ярасы аны Калинин шәһәре госпиталендә 11 ноябрьгә кадәр ятарга мәҗбүр итә. Шунда ятканда да ул сәнгатькә тугры кала: яралы яугирләр һәм медицина хезмәткәрләре көче белән госпиталь клубында спектакль әзерләп куя. Шул ук елның декабрендә мина ярчыгыннан яраланып, Калинин, Свердловск, Уфа госпитальләрендә дәва­лана.

Рәфгать Фәйзинең Ватанга тугрылыгы, патриотизмы, якыннарына мәхәббәте хатынына язган хатларында һәм фронттагы куен дәфтәрләрендә ачык чагылыш тапкан.

“Фуат энекәшемне еш искә алам. Хәле ничек икән? Кайда сугышуын беләсе иде. Өйне, андагы тәмле ризыкларны, паркта йөрүләрне сагындым. Өйдән хат юк. Сезне сагынам. Койма яңгыр астында траншея казыйбыз”.

“Бүген таңнан авыр сугыш барды. Каушап калмадым бугай. Тормыш күп нәрсәгә өйрәтте. Төз атам кебек. Ә өйдән һаман хат юк. Яуга кергәнче берәр булса да хат аласы иде. Сезне бик сагындым, кадер­леләрем. Сезне бер күрер өчен әллә ниләр бирер идем. Өйдән хат килгән көн минем өчен бәйрәмгә әверелер иде. Башка бернәрсәне дә шулкадәр нык теләмим. Сугышка кадәрге көннәребез таң сыман якты иде. Исән калсам, матур һәм бәхетле яшәрбез”.

“Исән калуыма өмет аз, Мәрьям. Йөрәк әрни. Без һаман чигенәбез. Дошман шул­кадәр көчле микәнни? Сәнгать белән шөгыльләнәсе урынга сугышта үлем алдында торасың. Шуңа карамастан, җиңүгә ышанычыбыз бик зур. Дошманны тар-мар иткәч, сугыштан соң матур яшәячәкбез. Моңа ышан, Мәрьям! Әйтергә онытканмын, шуны көннәрдә мине отделение командиры итеп тәгаенләделәр. Кыскасы, егетнең бәясе күтәрелә. Миңа өлкән сержант дәрәҗәсе бирделәр.

Иртә таңнан һөҗүмгә әзерләндек. Бөтен юлны артиллерия канонадасы астында үттек. Урман буенда ял иттек. Инеш суы белән юындык. Кичә без туктап торган урынны, без киткәч, немец бомбага тотты. Тегендә дә, монда да яндырылган авылларны күрәбез. Ләкин тормыш үзенекен итә. Тере калган кешеләр иген, бәрәңге үстергәннәр, сыер савалар, яшиләр. Төнлә җимерелгән бер авыл аша үттек. Уттан калган бүрә­нәләрдән алай-болай гына корыштырган йорт­лар. Аларның берсендә – үсмер малайлар һәм кызлар. Күңел ачалар. 9-10 яшьләрдәге малай гармун уйный, калганнары бии. Тормыш дәвам итә”.

“1942 ел, 28 июль. Өч көн инде ут астындабыз. Елганың теге ягында – немецлар, бу ягында – без. Өскә һәм аякка кигән килеш атналар буе юеш җирдәбез. Өйдә мондый хәлгә түзә алмас, әллә кайчан аяктан егылыр идек, ә монда күнегәсең. Чыныгасыңдыр, мөгаен. 25-30 чакрымны ансат кына үтәм. Төн буе яңгыр койды, ә көндез шундый матур. Приказ көтәбез. Алда нәрсә көтә? Өйгә хат яздым, үткәннәрне искә төшердем”.

“30 июль. Иртәнге 6да һөҗүмгә күчтек. Мәхшәр! Артиллерия, катю­шаларның өзлек-сез уты астында фашистларны биеттек. Гаҗәп корал болар. Ике сәгать буе немецларны урдык кына. Ничә көн инде Ржев шәһәре юнәлешендә һөҗүм итеп барабыз. Немец безгә нинди бүләк әзерләгәндер, монысы соңрак билгеле булыр. Әлегә аларны аямыйбыз. Миннән бөтенләй курку качты”.

“8 август. 30 июльдән алгы сызыкта булдык. Бүген резервта. Бу көннәрдә безнең күргәннәр! Корбаннар хисапсыз. Әйләнә-тирәмдә миналар һәм снарядлар ярылуга карамастан, уттан исән чыктым. Баш очымда сызгырып очкан пулялар турында әйтәсе дә түгел. Бу көннәрдә сугышның бөтен мәхшәрен күрдем”.

“16 август. 38 яшем тулган көнне терсәгемә пуля тиде. Калинин шәһәрендәге госпитальдә ятам. Кул гипста. Эч поша. Фронт хәбәрләре куандырмый. Икенче фронт һаман юк. Аларның вәгъдәләре коры куык кына булып калыр микәнни?! Америкага һәм Англиягә ышану бозга таяну гына бит инде ул. 22 сентябрь җитте. Яра һаман төзәлми. Фронтка җибәрмиләр. Кичә Мәрьям белән Сөмбелдән телеграмма алдым. Күңел тынычланды. Гүзәлнең сәламәт булуына шатландым. Кичке 8 тирәсендә немец карчыгалары шәһәргә бомба ташлый башлады. Сәгать ярым электр булмады”.

“7 ноябрь. Бөек Октябрьнең 25 еллыгын бәйрәм итәбез. Бәйрәм конфетын тәмләп карадым. Балалар кебек шатландым. Меню бәйрәмчә иде. Берәр йотым аракы да бир­сәләр... Бирмәделәр. Төнлә фашистлар тагын килеп китте. Безнең кәефне бозарга теләгәннәр иде, ләкин без аларга игътибар итмәдек. Бәйрәмне дәвам иттек: яшьләр җырлады һәм биеде”.

“9 ноябрьдә шәһәргә чыктым. Госпиталь­гә әйләнеп кайтуга Мәрьямнән котлау телеграммасы һәм хат килгән. Шулкадәр шатландым, сабый бала кебек сикердем. Өйдә мич юнәткәннәр икән. Әфарин. Кызга хәзер яхшырак булыр. Югыйсә ничек кыш үткәрерләр икән дип борчылган идем. Рәхмәт, Мәрьям кадерлем!”

“12 ноябрь. Хәрби частька җибәрделәр”.

1942 елның 3 декабрендә Рәфгать Фәйзи атакада катнаша һәм кулын янә бер тапкыр, бу юлы инде авыррак яралый. Тагын Калинин госпиталенә эләгә. Сугышта барлыгы өч тапкыр кан коя. Дәваланганнан соң Уфага кайтарыла. Театрдагы барлык ке­шеләр өчен аның кайтуы зур шатлык була. Тормышында яңа чор башлана. Хезмәте һәм таланты белән халыкка хезмәт итү чоры.

Яраланган кулы авыр хәрәкәт­ләнгәннән генә түгел, үзе спектакльләр кую омтылышы аны режиссер вазыйфасына ризалашырга этәрә. Аның режиссерлык эшчәнлеге Башкорт дәүләт театры тарихында якты сәхифә булып тора. М. Горькийның “Мещаннар”ы, С. Найденовның “Ванюшин балалары” классик стильдә куела, Р. Нигьмәтинең “Урман шаулый”, “Синең йолдызың”, Н. Исәнбәтнең “Муса Җәлил”, К. Симоновның “Прага каштаннары астында”, М. Кәримнең “Ялгыз каен” пьесалары гражданлык пафосы белән сугарыла.

Рәфгать Фәйзи татар һәм башкорт милли театрларының чишмә башында торучылар­ның берсе булды. Татар театры педагогы, театрга бирелгән талантлы актерларның тоташ бер төркемен тәрбияләгән педагог башкорт театрының да кабатланмас образлар тудырган, коллективны олы юлга чыгарган шәхесе иде. 1944 елда аңа “БАССРның атказанган артисты” исеме бирелә, 1955 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

1959 елда Рәфгать Фәйзи Башкортстан телевидениесенә режиссер булып күчә. Катлаулы яңа эшкә башы белән чума. Көне-төне диярлек студиядә була. Театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан аңа 1964 елда “БАССРның халык артисты” исеме бирелә. Телеви­дениедә 11 ел эшләгән чорда А. Пушкинның “Борис Годунов”, Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”, Ч. Айтматовның “Беренче укытучы”, М. Фәйзинең “Ак калфак”, К. Тинчуринның “Американ” һәм башка пьесаларын куя.

Рәфгать Фәйзи 1971 елда лаеклы ялга китсә дә, яраткан эшеннән аерылмый диярлек. Телестудиядәге һәм театрдагы эшләр белән һәрчак кызыксына. Эше һәм сүзләре белән яшь талантларга ярдәмләшә.

Озакка сузылган авырудан соң 1983 елда вафат булган күренекле останың эшчәнлеге халык хәтерендә тирән эз калдырды, үзеннән соң килгән буыннарга үрнәк булып тора.

РСФСР Театр эшлеклеләре берлегенең Башкортстан бүлекчәсе 1984 елда Уфада Рәфгать Фәйзинең тууына 80 ел тулуны киң билгеләде. Чарада чыгыш ясаган мәдәният, сәнгать эшлеклеләре, җәмәгать­челек вәкил­ләре юбилярның актерлык, режиссерлык эшчәнлегенә (Казанда, Уфада, Мәскәүдә, Ырынбурда, Әстерханда), шулай ук чын зыялыларга хас ихлас күңеллелек, ярдәм­челлек сыйфатларына югары бәя бирделәр.
Диләрә Мөхәммәдьярова,

педагог, Мирхәйдәр, Җәүдәт һәм Рәфгать Фәйзиләрнең якын туганы.

Казан шәһәре.
Читайте нас