Рида Фәхрисламова бүген нигә иртә торган?Кем иртә тора, шуңа Ходай үзе ярдәм итә, диләрме әле? Уфа "Нур" татар дәүләт театрының иң чагу актрисаларының берсе, сүз остасы Рида Фәхрисламова нәкъ менә шундый иртә торучан кеше.
- Бүген генә түгел, һәрчак шулай иртәнге алтыда торам. Иртә торсам, эшләрем уңа, - ди актриса. - Ашарга пешереп куям. Иртәнгә дә, кичкә дә. Шул арада ролемне дә ятлап йөрим. Өйдә пөхтәлек яратканга, иртүк өй җыештырам, керләр юам. Эшкә бер сәгать алдан чыгып китәм. Ерак яшәгәнлектән, кайчагында иртәнге репетицияләрдән кичке спектакльләргә калырга туры килә. Кичен кайтуга ашарга әзер, өйдә рәхәт, чиста.Ридадан кайнар сәламнәр җиткерәбез! Ә сез иртә торырга яратасызмы?