+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 октябрь 2019, 16:29

"Сестренка"ның төп герое — "Кызыл таң"да кунакта!

Арслан Крымчурин бүген журналист абый-апалары белән очрашты.

Бүген редакциябездә күпләр яратып өлгергән нәни актер — "Сестренка" фильмының төп героен уйнаучы Арслан Крымчурин кунакта булды.
Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча төшерелгән әлеге фильмда Җәмилне уйнаучы сөйкемле бу малай меңләгән тамашачының күңелен яулап өлгерде дә инде. Ул тормышта да нәкъ шундый — теремек, ачык, олыларча фикер йөртә. Үзенең ничек актер булып китүе, кастинглар аша үтүе, кино төшерү вакытындагы хәлләр турында бик җанлы итеп сөйли. Танылган актерлар бер як читтә торсын!
Фильм искиткеч матур табигатьле Белорет районында төшерелгән. Җәйге күренешләрне - бер ай, ә кышны төшерү дүрт көн барган. Кечкенә Арслан анда картәнисе Фәния Заһир кызы курчалавында булган.
— Съемкалар вакытында кызык хәлләр дә, авыр чаклар да булды инде, — дип сөйли Арслан. — Милиция бүлмәсендә башымны рәшәткә арасына кыстыргач, Маратны уйнаучы Йосыф, кинәт тартып, колагымны авырттырды. Мин авыртуга түзә алмыйча елап җибәрдем. Ә режиссер абый: "Текст! Текст!", — дип кычкыра.
— Бу вакытта аның чынлап елаганын картәнисе дә аңламаган. Бигрәк оста уйный да инде балам, дип сокланып карап торган, — дип сүзгә кушыла нәни геройның әнисе Гүзәл Рафаэль кызы.
Бүгенге җанлы очрашуда яшь актер "Кызыл таң" журналистларына үзенең ихласлыгы, самимилыгы белән искиткеч тәэссоратлар бүләк итте. Без дә сәләтле малайны күчтәнәчсез җибәрмәдек, әлбәттә.
Бу очрашуның тагын да кызыклырак мизгелләре турында "Кызыл таң"ның алдагы саннарында укырсыз.
Читайте нас