"Театраль Идел буе" фестивале кысаларында М. Акмулла исемендәге БДПУның "Корос" халык театры Ибраһим Абдуллин пьесасы буенча "Тиле яшьлек" спектаклен сәхнәләштергән иде. Ул бүген Идел буе федераль округының барлык төбәк телеканалларында да күрсәтелә.
Исегезгә төшерәбез, Русиядә Театр елына багышланган "Театр Идел буе" фестиваленә 27 мартта Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы белән старт бирелде. Яңа иҗтимагый проект студентлар һәм мәктәп укучылары арасында театр хәрәкәтен популярлаштыруга, яшьләр театр сәнгатен үстерүгә яңа стимул булдыруга юнәлдерелгән.
Барлык финалга чыккан спектакльләр дә проектның сайтында ачык рәвештә тәкъдим ителә. Биредә барлык теләүчеләр спектакльләрне карап кына калмыйча, иң ошаганы өчен тавыш та бирә ала, чөнки фестивальдә җиңүчене нәкъ менә тамашачылар сайлап ала.
Республиканың мәктәп театрлары арасында "Емеля турында әкият" белән Межгорье шәһәреннән "Пауза" студиясе иң яхшысы дип танылды. Идел буе федераль округында яшәүчеләр бу спектакльне 15 октябрьдә күрә алачак.
Шулай ук бүген 16.00 сәгатьтә Башкортстан яшьләренә патриотик тәрбия бирү һәм армиягә кадәр әзерләү үзәгендә "Корос" халык театрының "Озорная молодость" спектакленең коллектив версиясен дә карау бәхете тиячәк.