+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 октябрь 2019, 16:03

Зәйнәп Фәрхетдинова Франциядә дәваланган

Я Хода! Яраткан җырчыбызга ни булган?

Я Хода! Яраткан җырчыбызга ни булган?
Борчулы вакытлар артта калган икән инде. Зәйнәп ханым шул чакларын искә төшереп алган.
- 1997 елда Зөфәр белән Франциягә барырга аэропортка юл тоттык. Самолетка утырганчы ук хәлем начараеп китте. Барып җитеп, кунакханәгә урнаштык. Авыр­туым басылмады. Төнлә администратор табиб чакыртты. Аннары «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән дәваханәгә озаттылар. Анда табибларга соңгы мәртәбә кайчан мөрәҗәгать итүем белән кызыксына башладылар. Франциягә китәргә ун көн кала кечкенә генә яра белән бер район дәваханәсенә мөрәҗәгать итәргә туры килгән иде. Шунда яра аша инфекция керткән булганнар икән. Франция клиникасы үзләрендә дәвалау тәкъдим итте. Шунда ук риза булдым, тик алар миңа бер шарт куйды: ничек дәвалаулары хакында үз илемдә сөйләргә тиеш түгелмен. Бер атна дигәндә, мине дәваханәдән чыгардылар. Туган илгә терелеп кайттым. Әмма чит ил табиблары серен чишмәдем, чөнки шуның өчен кул куйдым. Ул чакта алар дәвалаган кайбер дарулар бездә ун еллар чамасы узгач кына пәйда булды, - дип сөйләгән ул "Шәһри Казан" гәзите хәбәрчесенә.
Читайте нас