10-12 ноябрьдә Уфада “Мосафир” этник музыка форумы узачак.
Ике көнгә Башкортстан башкаласы Русия этник музыка үзәгенә әйләнәчәк. Чараның партнеры — Русиядә этник музыка өлкәсендә бердәнбер профессиональ премия – “Russian World Music Awards”.Анда бөтен дөньядан этник музыка авторлары һәм башкаручылары катнашуы көтелә. Оештыручылар башка этник коллективларны да катнашырга чакыра. Рәсми сайт: msfr.ru.
Проект программасында: музыкаль конференция, мастер-класслар, семинарлар, презентацияләр өчен күргәзмә зонасы, off-яшь музыкантлар өчен программа. “Мосафир” этник музыка форумының оештыру комитетында сөйләүләренчә, этник музыкантларның Европа һәм Азия илләреннән килгән профессиональ продюсерлык җәмәгатьчелеге алдында нон-стоп режимында чыгыш ясавы төп вакыйга булачак. Форумның төп программасы “Торатау” Конгресс-холлында узачак, шулай ук башкаланың башка концерт һәм клуб мәйданчыклары да җәлеп ителәчәк.
Проект Башкортстан Башлыгының республика дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыкларының телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грантына лаек булды.