Благовар районында күренекле композитор җырларын башкаручыларның конкурс-фестивале үтте
Татарлар һәм башкортлар арасында киң билгеле композитор, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның халык артисты Рим Хәсәнов – якташлыкның кадерен белүче бәхетле иҗатчыларның берсе. Туып-үскән Благовар районында да аңа карата озак еллар дәвамында җылы хисләр саклана. Моны Рим Хәсәнов җырларын башкаручыларның шушы көннәрдә үткән конкурс-фестивале янә бер кат раслады.
Хәзер инде республика дәрәҗәсенә күтәрелеп, абруй яулый баручы мәдәни чараның тарихы 2015 елда башланды. Киң танылган композиторның иҗатына җыр-моң сөючеләрнең игътибарын арттыру максатында Благовар районы хакимияте башлангычы белән Рим Хәсәнов җырлары фестивале игълан ителде. 30 октябрьдә зур уңыш белән үткән җыр-моң бәйгесе композитор иҗатының сәнгать дөньясында элеккечә популяр булуын, тамашачыларның Рим Хәсәнов җырларын онытмавын ачык күрсәтте. Әлеге үзенчәлекне күздә тотып, ачык бәйге төсен алган конкурс-фестивальне ике елдан соң кабатлау турында килешенде. Әйтергә кирәк, өметләр 2017 елның көзендә дә акланды: композиторның киң таралган җырларының берсенең исемен алган “Чәчкәләр уяныр” конкурсы Благовар төбәгеннән генә түгел, бәлки тоташ республикадан талантлы башкаручыларны җыйды. Яшьлек юбилеена багышланган мәдәни чаралар җыр бәйгесе белән генә чикләнмичә, ел дәвамында барды, мәдәният учакларында, мәктәпләрдә күпсанлы музыкаль кичәләр оештырылды.
Гомумән, Рим Хәсәновның якташлар белән иҗади бәйләнешләре киңкырлы. Агымдагы елда гына, мәсәлән, аның җыр сөючеләр белән очрашулары үтте. Районның үзәк китапханәсендә оештырылган чарада “Каләмдәшләр” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашып, иҗат серләре белән уртаклашты. Әйткәндәй, данлыклы якташның туган төбәккә һәр сәфәре районның мәдәни тормышында сизелерлек күркәм вакыйгага әверелә бара.
Быелгы “Чәчкәләр уяныр” конкурс-фестивален әзерләгәндә үк аны оештыручылар чарага республика статусы биргән иде. Рәсми оештыручылар — Мәдәният министрлыгы һәм Благовар районы хакимияте. Тәүге тапкыр үткән җыр фестивалендә 10 район һәм шәһәр вәкилләре катнашса, 2017 елда алар саны 25кә җитте. “Чәчкәләр уяныр-2019” җыр бәйгесе исә катнашучылар географиясенең тагын да киңәюен күрсәтте – анда республиканың утыздан артык төбәгеннән килгән җырчылар һәм иҗади коллективлар осталыкта көч сынашты.
Рим Хәсәновны без төрле жанрдагы 400дән артык җыр авторы итеп беләбез. Алар республикада киң билгеле шагыйрьләр сүзләренә язылган. Бу җырларда берничә буын тәрбияләнеп үсте, шуңа да аларның республикабыз музыка сәнгатенең аерылгысыз өлешенә әверелүе табигый. Соңгы чорда да актив иҗат итә, мәсәлән, 20дән артык җыр үзенең башкаручысын көтә. Композиторның төрле еллардагы иҗат җимешләренең күпчелеге тамашачы игътибарына җиткерелде фестивальдә.
Конкурс программасына ярашлы, аның тәүге өлешендә сайлап алу туры үткәрелде. Башкаручыларның осталыгын Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Идрис Газиев рәислегендәге жюри бәһалады. Аның составына шулай ук күренекле җырчы Нәзифә Кадыйрова һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Идрисова кергән иде.
Җыр бәйгесенең йомгаклау концертын чын мәгънәсендә Рим Хәсәнов җырларының тантанасы, дип билгеләргә булыр иде. Татар, башкорт һәм урыс телләрендә һөнәри җырчылар һәм үзешчәннәр башкаруында барлыгы 50дән артык җыр яңгырады. Рим Хәсәновның сәхнәгә яңа җыры белән чыгуы да җыр бәйрәменә ямь өстәде.
Өченче тапкыр үткәрелүче фестивальнең яңа талантлар ачуга булышлык итүе табигый. Быелгы бәйгенең җиңүчесе һәм конкурсның Гран-при иясе итеп Стәрлетамак шәһәре филармониясе солисты Илдар Әбдрәшитов игълан ителде. Әйткәндәй, беренче фестивальдә югары бүләкне Благовар районыннан Илшат Гыйльванов яуласа, икенчесендә Бүздәктән Эльвир Халиков җиңгән иде.
Җыр бәйгесендә аерым башкаручылар һәм иҗади коллективлардан барлыгы 300дән артык кеше катнашты. Аларның һәркайсы дип әйтерлек төрле номинацияләрдә истәлекле бүләкләр алды.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.