Казанда төзелә башлаган йортын, студиясен калдырып кайтырмы ул?
Ул күрше республикада яшәсә дә, Башкортстанга гастрольләр белән еш кайта. Әйтик, Элвин 30 яшен Уфада билгеләп үтте, анда Радий Хәбиров та булды һәм «Бу егет безнең республика өчен күп эш башкара", - диде.
Шушы көннәрдә музыкант янә башкалага кайтты һәм Хөкүмәт йортында республика Башлыгы белән очрашты.
"Өйгә кайтырга вакыт", - дип язган Грей республика җитәкчесе белән төшкән фотография астына.
Җырчы Башкортстанга кайтырга уйлыйдыр, дигән фикер кала. Ул алдагы елда продюсерлык һәм Русиядә соло контенты белән ныклап шөгыльләнергә ниятләвен белдергән иде инде.
"Чит илдә солтан булганчы..." димәсләр иде инде бабайлар!