"Болгар кызлары" җырчысы Айгөл Зәйнуллина дәваханәнең травматология бүлеге фотосын элгән һәм элекке иренең кыйнавы хакында язган.
Айгөл язуыннан билгеле булганча, гауга тагын кискен форма алган.
«Укытучылар көнендә минем элекке ирем шундый бәйрәм оештырды. Кыйнады, балаларны психоз хәленә җиткерде, мин дәваханәдә. Бүген безнең аерылышуга төгәл 6 ел була. Әмма бу кеше берничек тә тынычлана һәм үз тормышы белән яши алмый.
Кредиты түләнмәгән ‒ суд приставлары базасында чиста.
Эчеп рульгә утырган өчен ике тапкыр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән ‒ ЮХХДИ бернәрсә эшләми.
Газ баллоны белән куркытып, балаларны урлап алып китте, суд карарын, Русия законнарын бозды ‒ 4 мең сум штраф белән котылды, аны да түләми.
Җәмәгать эшлеклесенә газ баллоныннан атты ‒ җәзасыз калды.
Суд приставына ялган гариза язды, суд приставы белән килешеп, мине Русиядән чыгармаска дигән карар кабул итте ‒ суд приставы да, Шәрифуллин да җәзага тартылмады.
Мин балалар белән аралаштырмыйм дип полициягә ялган гаризалар яза ‒ ялган, балалар аның янына кунарга йөри, көн саен телефоннан сөйләшәләр.
Приставларга ялган белешмә биргән иде, белешмә югалды, бөтенесе дә моны йомып калды.
Ата-ана хокукын чикләү турында суд карары сәер сәбәпләр аркасында үз көченә керми... суд 24 июльдә булды.
Бу исемлек очсыз-кырыйсыз. Күпме түзәргә була мыскыл итүгә? Кем мине һәм балаларны адекват булмаган бу кешедән яклар? Әллә инде бу кеше мине үтергәч кенә нәрсәдер булачак һәм ул җавапка тартылачакмы?» ‒ дип язган Айгөл Зәйнуллина.