Акыл керәме миңа, әллә чыгамы, дип аптырый ул.
Танылган алып баручы, режиссер Зәмирә Рәҗәпова 40 яшьлек юбилеена иреннән нинди бүләк соравын язган.
Ире Максим "син алтын яратасың, әйдә алтын бүләк итәм" дигән. Ә юбиляр "юк, иттарткыч ватылды, шуны бүләк ит", - дип сораган.
"Дөресе шул. Алтыннарым җитәрлек. Барыбер бәйрәмнәрдә генә киям. Ә иттарткыч... Манты, пилмән, ханума, чебурек, флотча макарон, кәтлит, хинкали... Мин хаклымы, юкмы?" - дип язган Зәмирә.
Кырыкка җиткәч, миңа акыл керә башлагандыр яки чыгамы, дип тә өстәгән ул.
Инстачылар да үз фикерләрен калдырган:
"Икесе дә кирәк, алтыннар такмыйча, "Мерседес"ка утырып йөрмәссең бит инде";
"Иң кулай вариант - алтын иттарткыч";
"Иртән - чәчәк белән алтын, кич - иттарткыч"...