+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 октябрь 2019, 14:12

Актриса Алина Сабирҗанова-Дәүләтшина декрет ялында ял итәме?

"Итәдер", - диярсез. Ул да кеше бит! Аның да, башка әниләрнеке кебек үк, бала карау бөтен вакытын аладыр. Сабыена әле бер яшь яңа тулды. Үзе нәрсә ди соң?

"Итәдер", - диярсез. Ул да кеше бит! Аның да, башка әниләрнеке кебек үк, бала карау бөтен вакытын аладыр. Сабыена әле бер яшь яңа тулды. Үзе нәрсә ди соң?
- Аллаһыга шөкер, икенче улыбызны үстерәбез. Ходайдан сораган, көтеп алган улыбыз. Бусында декрет ялым бөтенләй башка төрле уза.
Беренче улымны тапканда яшьрәк булганлыктан, әни булуның нинди олы бәхет икәнлеген тулысынча аңлап бетермәгәнмен. Хәзер инде мин башка төрле фикерлим. Һәр мизгелдән ләззәт табып яшим. Өйдә яшәүдән, якыннарым белән бергә булудан тәм табам.
"Декрет ялында мин бала мәшәкатенә генә чумып ятмыйм. Беренче көннән үк спорт, йога белән шөгыльләнә башладым. Ике бала тудырып, ничек фигура саклый алуым белән күпләр кызыксына. Монда сер юк. Әгәр дә хатын-кыз көн саен үз фигурасын тәртиптә тоту өчен берничә күнегү булса да эшли икән, шул җитә.
Театрга (Уфа "Нур" татар дәүләт театры - авт.) эшкә чыкмасам да, сәхнә тормышын онытмадым. Концертларда катнашам, әлеге вакытта яңа җыр яздыру белән мәшгульмен. Аралашырга яратам. Үзем өчен яңалыклар табарга тырышам. Күп нәрсәгә җитешәм. Үз өстемдә бик күп эшлим, китаплар укыйм, кызыклы шәхесләр белән танышырга тырышам. Өйдә тәмле-тәмле ашлар пешерәм. Өлкән улыма алты яшь, ул да миңа пешеренү эшләрендә булыша.
Кәефем яхшы, яраткан эшләр белән шөгыльләнәм - моны якыннарым да сизә, аларга да өлеш тия. Ирем минем идеяләремне, планнарымны һәрчак хуплый, илһамландыра. Мин аңа шуның өчен бик рәхмәтлемен, - ди ул.
Читайте нас