+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 октябрь 2019, 10:54

Ришатны афишаларын кем кискәли?

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның концерт афишаларын җырту сәбәпле, аның администраторы Илгиз Бәдертдинов тамашачыларга мөрәҗәгать итә.

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның концерт афишаларын җырту сәбәпле, аның администраторы Илгиз Бәдертдинов тамашачыларга мөрәҗәгать итә.
"Кызлар, афишаларга тимәгез, зинһар! Концертларда календарь бирербез", - дигән ул.
Илгиз Бәдертдинов берничә районда афиша фотоларын кисеп алып китүләрен турында хәбәр итә.
"Афишалардагы фотоларны пөхтә генә итеп кисеп алып китәләр", - ди безгә афишалар белән эшли торган менеджер. - Без аларны һәрбер җирдә карап тора алмыйбыз бит, җыртып алып кайтып китәләр", - дип аңлатты ул.
Инстаграм хәбәреннән билгеле булганча, кызлар афиша фотоларын урлауларын артык яшереп тә тормый кебек. Яшереп тормый гына түгел, бу хакта үзләре хәбәр итүчеләре дә бар дигән фикер кала.
Бу хакта Интертат. ру яза.
Халык мәхәббәте диген, ә...
Читайте нас