"Кичке Чаллы" гәзите Радик Юлъякшинның концертларына төрле яшьтәге кешеләр килүенең нәрсәгә бәйле булуы турында яза.
Җырчы белдерүенчә, карьерасының башланган гына чорында аның иҗатын иң элек кызлар үз иткән. Икенче альбомын әзерләгәндә ул инде көчле затларны да җәлеп итү өчен җырларына "драйв" өстәп җибәргән.
- Чираттагы альбомны яздыргач, концертларда егетләр пәйда булды. Аннары өлкән буынны җәлеп итү өчен тормыш турында мәгънәле, эмоциональ җырлар язарга кирәк, дигән карарга килдем. Соңыннан ир-егетләр өчен бруталь җырлар вакыты килде. Нәтиҗәдә, минем концертларга кешеләр гаиләләре белән йөри һәм һәркем үзе өчен нәрсә дә булса таба. Бу бик шәп! - дигән җырчы.
Радик Юлъякшин концертларына, чыннан да, берничә мең кеше җыя. Ул - татар-башкорт эстрадасында "Уфа-Арена" спорт сараена 8 мең тамашачы җыя алган беренче артист.