+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 октябрь 2019, 09:12

Азат Тимершәех "оныкка баткан"

Татарстанның халык аристы Азат Тимершәехне Уфада яхшы белүчеләр күп. Хәтерлисезме, "Көт әле, дисең", "Языбызга кайт әле", "Матурым син, гөлем син"... Узган гасырның туксанынчы еллар азагы, яңасының башында ике республиканың сәнгать йолдызларын, сәхнә ветераннарын җыеп үткәрелгән данлыклы "Шәрык-шоу"ларда ул көтеп алынган кунак булды. Соңгы арада күренми башлады. Кая булган?

- Казанның Көек бистәсендә үз йортыбыз белән яшибез. Рәхәт үзе, ләкин күпләр иртәләрен-кичләрен шундагы юл тыгыннарында утыра. Мин үзем иртән иртүк торып, шәһәргә башка машиналар кузгалганчы кереп өлгерәм, чөнки оныкларымны йөртәсем бар.
Җиде онык бит минем, малай! Аллаһның биргәненә шөкер, кызымның – биш, улымның ике баласы белән мәш килеп яшәп ятам. Төрле түгәрәкләргә йөртәм, илтеп куям, алып кайтам дигәндәй. Пенсиядә бит инде мин.
Әйе, пенсия артык зур түгел. Җырлаудан да туктамадым, концертларга да йөреп торабыз. Әле менә Фирдүс Тямаев үз концертларына чакырды. Миңа әллә ни күп кирәкми бит инде, биргәненә шөкер, - дигән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
Күп кирәкмәсә дә, өеп биргән бит Ходай!
Читайте нас